Зәйдә профилактика субъектлары катнашында түгәрәк өстәл узды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бүгенге көндә гаилә проблемаларын хәл итү, гаилә иминлеге, социаль ятимлек, балалар караучысызлыгы һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын камилләштерү, гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре аеруча әһәмияткә ия.

2020 елның 27 ноябрендә «Энергетик» мәдәният йорты базасында Зәй районында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча алга таба эшчәнлекне планлаштыру максатыннан түгәрәк өстәл оештырылды. Профилактика системасы учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре субъектларның эшенә анализ ясадылар, ведомствоара бәйләнешне активлаштыру буенча бурычлар куйдылар, гаилә һәм балалар белән эшләүнең төрле мәсьәләләре, юнәлешләре, формалары һәм методлары турында сөйләштеләр.

Фикер алышуларда төп мәсьәләләрнең берсе «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында районның профилактика субъектлары эшен оештыру темасы иде. Катнашучылар игътибарына мәгълүмат системасында субъектларның эшенә анализ тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәл ахырында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында мәгълүмат системасында эшләү буенча кабат укыту семинары үткәрү һәм мәгълүматларны кертү өчен җаваплы вәкилләр өчен шәхси консультацияләр оештыру билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International