Министр Эльмира Зарипова тармак хезмәткәрләренә пандемия вакытында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2020 елның 21 апреленнән 45 стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үзизоляция режимында эшләде. 1 957 хезмәткәр учреждениеләрдә 14 көнлек 13 смена яшәде. 4,8 мең кеше изоляциядә булды.

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Эльмира Зарипова социаль тармак хезмәткәрләренә пандемия вакытында һөнәри осталыгы, ярдәмчеллеге һәм фидакарьлеге өчен рәхмәт белдерде.

Бу катлаулы вакытта учреждение җитәкчеләре дә, белгечләр дә хезмәт батырлыгы күрсәтте. Мисал өчен, Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Чулпан Исмәгыйлева – 10 смена, Чистай «Юлдаш» интернат-йорты директоры Елена Четырчинская 8 смена эшләгән. 7әр сменада Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчесе Наталья Менжаева һәм Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчесе Венера Баландина эшләде.

Үз җитәкчеләре үрнәге белән, өлкән шәфкать туташы Диләрә Шаһиәхмәтова һәм Яр Чаллы интернат-йортының палата шәфкать туташы Флүсә Минһаҗева 9 смена дәвамында  эшләгән.

Нурлат интернат-йортыннан караучы Марина Семенованың эшчәнлеге һөнәри бурычка тугрылык үрнәге булып тора. 5 бала әнисе буларак, ул 5 смена – 70 көн эшли. Тагын бер күп балалы әни – Гүзәлия Габдрахманова – 4 смена дәвамында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пешекче булып хезмәт куя.

Үзизоляция режимында булган хезмәткәрләргә һәм социаль хезмәтләр алучыларга 121 иганәче ярдәм күрсәтте: муниципаль хакимият органнары, эшмәкәрләр, депутатлар, предприятиеләр, дини оешмалар. 6,5 млн сумга якын күләмдә азык-төлек продуктлары, саклану чаралары тапшырылды.

Шулай ук социаль тармак хезмәткәрләре өстәмә федераль һәм республика чаралары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International