Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Екатерина Титова яңа килгән социаль хезмәт алучылар белән компьютер грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде. Технологиянең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү һәм аларны мәгълүмати мохиткә кертү, компьютер белән эшләүнең гади гамәли күнекмәләрен формалаштыру.
Беренче дәрестә интернат-йорт карамагындагылар компьютерда куркынычсыз эш кагыйдәләре белән таныштылар, компьютер, аның үзенчәлекләре, билгеләнеше турында гомуми мәгълүматлар белделәр, шулай ук ПКның функциональ структурасы һәм төп җайланмалары белән таныштылар.