«Өмет» үзәге техник тернәкләндерү чаралары прокаты буенча хезмәт күрсәтә

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын һәм «Карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә кертү кысаларында техник тернәкләндерү чараларын (таяклар, инвалид креслолары һ.б.) вакытлыча куллану өчен бирү башкарыла.

Тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка бирүнең төп максаты – гражданнарның аерым категорияләрен вакытлыча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү. Техник чаралар учреждение һәм граждан (законлы вәкил яки ышаныч кәгазе буенча вәкил) арасында төзелгән вакытлыча файдалануга техник чара бирү турындагы шартнамә нигезендә бирелә.

Хезмәт алу өчен Биектау тимер юл станциясе поселогы, Школьная урамы, 19 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: (84365) 3-29-07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International