Кичә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгынга каршы хезмәт һәм күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре катнашында планлы янгынга каршы өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләр барышында учреждение бинасында локаль янгын вакытында интернат-йорт хезмәткәрләрен һәм яшәүчеләрне ашыгыч эвакуацияләү буенча күнекмәләр кабатланды. Монда хәбәр итүнең беренчел системасы сигналына вакытлы реакция тизлеге, электр белән тәэмин итүне кичекмәстән өзү, эвакуацияләү өчен чыгу юлларының ачыклыгын тәэмин итү, шулай ук персоналның грамоталы, төгәл һәм җайга салынган гамәлләре исәпкә алынды.