Балтачның «Наз» комплекслы үзәге белгечләре Олы Лызи авылында тәрбиягә өлкән кешене алган гаиләдә яшәүче әбине Идея Жилинаның хәлен белде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина яшәү һәм карау шартларыннан канәгать булуын, өлкән яшьтәге кешенең проблемаларын һәм тәкъдимнәрен ачыклады. Идея Жилина гаиләдә яшәү шартларыннан һәм аңа карата мөнәсәбәттән тулысынча канәгать булуын белдерде.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече аның белән «Хатирәләр терапиясе» һәм «Кинотерапия» ярдәмендә аның мавыгулары турында сөйләште. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина үткәргән әңгәмәдән соң Идея Николаевна кәефе күтәрелүен билгеләп үтте.