Яр Чаллының «Ышаныч» үзәге белгечләре шәһәр сырхауханәләренең җитәкчеләре белән мәгълүмати очрашу уздырганнар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә социаль хезмәт күрсәтү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең озак вакытлы карау системасында уртак эшне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры һәм директор урынбасары, «Содействие» социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры, шәһәр сырхауханәләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында 1 кварталдагы эшкә йомгак ясалды. Белгечләр апрель аенда медицина учреждениеләре тарафыннан сигнал карталарын тутыру активлашты, дип билгеләп үттеләр. Озак вакытлы карау системасында медицина персоналы тарафыннан планлы рәвештә хезмәт күрсәтүләрнең ешлыгын анализлау иң кискен һәм актуаль мәсьәләләрнең берсе – медицина учреждениесеннән чыгарыла торган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар турында мәгълүматлар тапшыруны оештыру булуын күрсәтте.

Медицина белешмәләрен үз вакытында бирү һәм гражданда булган тормыш эшчәнлеге чикләүләре турында белешмәләрне дөрес формалаштыру һәм аларны карауны оештыру буенча тәкъдимнәр турында социаль хезмәтләр исемлеген, аларның күләме турында мәгълүмат шулай ук социаль хезмәт күрсәтү рәвешләрен билгеләү өчен кирәк.

Киңәшмәдә шулай ук 2021 елда «Караучы» хезмәте күрсәтү тәртибе һәм шартлары белән бәйле мәсьәлә дә каралды.

Җыелганнарга тагын бер кат «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эше турында мәгълүмат җиткерелде, анда аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнар, белгечләр һәм башка затлар өчен укыту дәресләре үткәрелә. Катнашучыларга Мәктәп вәкилләренең контакт телефоннары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International