Бүген татарстанлылар бер сәгатькә азрак эшләячәк

2021 елның 11 июне, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июньРоссия көне – эшләми торган бәйрәм көн санала.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көне бәйрәм көненнән соң килгән көнгә күчерелә.

Эшләми торган бәйрәм көне алдындагы эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә киметелә (РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 нче өлеше).

2021 елда 12 июнь ял көненә, шимбәгә туры килә. 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан ял көне 14 июньгә, дүшәмбегә күчерелә.

Шулай итеп, 2021 елның июнендә биш көнлек эш атнасында 12, 13 һәм 14 июнь ял көннәре булачак. 11 июньдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International