Республикада, тулаем ил буенча кебек үк, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү актив бара. Бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре дә COVID-19дан прививка ясаттылар.
Вакцинацияләү алдыннан Министрлык хезмәткәрләре табиб тикшерүе уздылар, аларга прививкадан соң үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.