Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар өчен сулыш гимнастикасы

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен укыту практикумы уздырылды.

Билгеле булганча, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше төрле авыруларга китерергә мөмкин. Аеруча урын өстендә яткан кешеләргә авыр. Сулыш гимнастикасы алар өчен физик активлыкның оптималь төре булырга мөмкин.

Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Е. Е. Федулина «ВДОХновение» социаль технологиясен кулланып үткәргән практик дәрестә өлкәннәр һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән өйдә үткәрергә кирәк булган күнегүләр күрсәтелде. Шулай ук хезмәткәрләргә сулыш гимнастикасы үткәрү өчен каршылыклар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International