Арчаның тернәкләндерү үзәгендә балалар кызыклы тәҗрибәләр куялар

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында бүген Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фәнгә беренче адымнар» дигән чара узды. Аны тәрбияче Инна Нурмиева үткәрде.

Балалар рус галимнәренең ачышлары турында презентация карадылар, аннары галим-химиклар ролендә булдылар һәм су белән тәҗрибәләр үткәрделәр. Практик эшчәнлек барышында балалар суның пленкасы булуын, ул буяуны эретә һәм төс үзгәртә алуын белделәр.

Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый гади тәҗрибәләр фән һәм техника дөньясына карата танып-белү кызыксынуын үстерә, сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен билгели һәм нәтиҗәләр ясый белүне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International