Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрде. Чарада «Авалон Продакшн» ҖЧҖ (оек-оекбаш эшләнмәләре җитештерү) һәм «Ледокол» спорт мәктәбе катнашты.

Эш бирүчеләр 7 вакансия тәкъдим итте: өлкән кладовщик, төрүче, бәйләүче, тегүче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, боз җәю комбайны йөртүчесе, шәфкать туташы.

Вакансияләр ярминкәсенә 30 кеше килде, алар – эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар. Алар эш бирүчеләр белән әңгәмә уза, булган вакансияләр урынына үз кандидатураларын тәкъдим итә, буш эш урыннары турында мәгълүмат белән таныша, хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала алдылар. Шулай ук 12 кеше мәшгульлек үзәге белгеченнән һөнәри белем бирү буенча консультацияләр алды.

Чара нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 8 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International