Бөгелмәдә балалары булган гаиләләр ат спорты клубында булдылар

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина аз тәэмин ителгән, күп балалы, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Буцефал» ат спорты клубына хәйрия экскурсиясе оештырдылар.

«Буцефал» клубы җитәкчесе Маргарита Злобина акыллы хайваннар дөньясына мавыктыргыч һәм онытылмас экскурсия үткәрде. Ул атларның төрле токымнары, аларны карау үзенчәлекләре турында күп кенә кызыклы әйберләр сөйләде. Шулай ук Маргарита Витальевна ата-аналар белән иппотерапияне нәтиҗәле куллану тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Атта йөргәндә тән мускулларының барлык төп төркемнәре эшли. Моннан тыш, ат белән аралашу кешегә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итә.

Экскурсиядә катнашучылар хайваннар белән аралашудан канәгать калдылар. Алар атларны ашаттылар. Балалар клубка ешрак килергә вәгъдә иттеләр, ә өлкәнрәкләр клубка язылырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International