Яңа Савин районында эш бирүче көне узды

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Элекон заводы» АҖ катнашында эш бирүче көне үткәрде.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге һөнәрләр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителде: хезмәтне оештыру һәм нормалаштыру буенча әйдәп баручы инженер, инженер-технолог, инженер-конструктор, участок остасы, маркетолог, склад мөдире, пластмассадан эшләнмәләр пресслаучы, киң профильле станоклар операторы, токарь, балта остасы, буяучы, җыештыручы, урам себерүче һ. б.

Эш бирүче көнендә 102 кеше булды. Казанлылар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Чара нәтиҗәләре буенча 15 эшсез граждан эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International