«Өмет» өлкәннәрне өйләренә барып туган көннәре белән котлый

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кайбыч районы социаль яклау органы вәкилләре Ольга Александрованы 88 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ольга Николаевна Александрова Олы Подберезье авылында аны тәрбиягә алган гаиләдә яши.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева һәм Кайбыч «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова аны туган көне белән котлар өчен өйләренә килделәр.

Кунаклар Ольга Николаевнага истәлекле бүләк тапшырдылар, нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International