«Социаль эш: үсеш векторлары» темасына матбугат конференциясе
07.06.2023

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

7 июнь, 11:00

Үткәрү урыны:

«Татар-информ» МА

Чараның исеме:

«Социаль эш: үсеш векторлары» темасына матбугат конференциясе

 

Татарстан Республикасының социаль тармагында 9,5 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. Көн саен алар күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балаларга һәм өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтәләр. Ел саен социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән 18 мең татарстанлы файдалана. Республикада 114 дәүләт социаль хезмәт күрсәтүче учреждение эшли.

 

Агымдагы елның 1 маена Татарстанда халык санының 7 % инвалидлар тәшкил итә (283,4 мең кеше: 266,2 мең өлкән кеше һәм 17,2 мең бала).

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Система кысаларында карауга мохтаҗ гражданнарны тәэмин итү, гадәттәге тормыш сыйфатын мөмкин кадәр озаграк саклау өчен аларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, шулай ук карауны гамәлгә ашыручы гражданнарга ярдәм күрсәтү гамәлгә ашырыла.

Социаль хезмәтләр өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүгә шәхси ихтыяҗны билгеләү нәтиҗәләре буенча, карау ихтыяҗы дәрәҗәсенә бәйле рәвештә күрсәтелә (барлыгы карау ихтыяҗының 3 дәрәҗәсе каралган).

Озак вакыт карау системасы кысаларында өлкәннәр һәм инвалидларның өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәүләре өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән стационарны алмаштыручы технологияләр кертелгән.

«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проекты Татарстанда 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә республикада өлкән яшьтәге гражданнар өчен 32 гаилә булдырылган. Опекуннар өлкән кешенең торышына карап, 6 меңнән 10 мең сумга кадәр акча ала.

2019 елдан Татарстан Республикасында «Сиделка» хезмәте күрсәтү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Хезмәттән Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган, карауга мохтаҗлыкның 3 дәрәҗәсе билгеләнгән өлкән яшьтәге гражданнар (инвалидлар) файдалана ала.

2019 елда «Сиделка» хезмәтен 193 кеше алган, 2020 елда – 775, 2021 елда – 458, 2022 елда – 302. 2023 елның 1 маена «Сиделка» хезмәтен 263 татарстанлы алган.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлекләре (төркемнәре) 2020 елдан республикада инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында ачыла башлады. Аларның эшчәнлеге менталь инвалидларны социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне җиңүгә, аларның тормыш горизонтларын киңәйтүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Индивидуаль эш һәм кечкенә төркемнәрдә эшләү һәр инвалидка караш табарга мөмкинлек бирә. Шулай ук инвалидларның әти-әниләренең (гаиләдә караучы өлкәннәрнең) буш вакытлары барлыкка килә.

Көндезге тору бүлекләрендә (төркемнәрендә) 2020 елда 159 кеше социаль хезмәтләр алган, 2021 елда – 984, 2022 елда – 1 101. 2023 елның 1 маена 913 гражданга хезмәт күрсәтелгән.

2019 елдан республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында өлкәннәр һәм инвалидларның туганнарын төп карау алымнарына, кече тернәкләндерү чараларыннан файдалануга, торак биналарны аз хәрәкәтләнүче гражданнар ихтыяҗларына яраклаштыру мәсьәләләре буенча консультация бирүгә юнәлдерелгән Карау мәктәпләре эшли.

2019 елда Карау мәктәпләрендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның 234 туганы укыган, 2020 елда – 1 791, 2021 елда – 2 475, 2022 елда – 3 033. 2023 елның 1 маена 942 кеше укулар узган.

 

Менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен гадәттәге өй шартларында яшәү шартлары тудыру максатыннан 2018 елдан республикада менталь тайпылышлары булган инвалидларны озата барулы яшәү гамәлгә ашырыла башлады.

2020 елның 1 сентябреннән Татарстанда «Идел» Республика инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәге базасында укыту (күнекмә) озата барулы яшәү бүлеге эшли. Анда 3 ай дәвамында социаль-көнкүреш һәм хезмәт күнекмәләрен социаль хезмәт күрсәтүнең стационар оешмаларында, шулай ук гаиләләрдә әти-әнисе белән яшәүче психик тайпылышлары булган 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге инвалидлар үзләштерә.

2022 елда укыту (күнекмә) озата барулы яшәү бүлегендә 82 кеше реабилитация курсы узган, шуларның 5 озата барулы яшәүгә чыгарга әзер. 2023 елның 5 аенда 43 кеше укыган.

2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2022 елның 19 декабрендәге 1366 номерлы карар кабул ителде, анда менталь тайпылышлы инвалидларга арендага алынган фатирлар базасында озата барулы яшәү буенча социаль хезмәтләр күрсәтү каралган.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан Алабугада дүрт бүлмәле фатир бүлеп бирелгән, анда хәзерге вакытта психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Алабуга интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы 6 кеше яши. Шулай ук хәзерге вакытта «БлагоДарю» социаль адаптация үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы Дәрвиш бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортын тәмамлаучы 7 кеше өчен озата барулы яшәү буенча эш алып бара.

 

Инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту һәм җәмгыятьтә яшәү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру максатыннан республикада комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү программасы гамәлгә ашырыла, ул ел саен 19 мең инвалидка һәм инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тернәкләндерү хезмәтләре алырга мөмкинлек бирә.

2022 елда тернәкләндерү нәтиҗәләре буенча 9 мең кеше хәрәкәт функцияләрен яхшырткан яки торгызган, 11,6 мең кеше когнитив функцияләрне яхшырткан һәм 12 мең кеше социаль-көнкүреш күнекмәләрен ныгыткан. Бу саннар артында социаль хезмәткәрләр, реабилитологлар, логопедлар һәм, әлбәттә, ата-аналар хезмәте тора.

Комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасының өстенлекле юнәлеше булып кечкенә яшьтәге балаларда инвалидлыкны профилактикалау өчен шартлар тудыру тора. Соңгы 3 елда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга иртә ярдәм күрсәтү 4 тапкырга диярлек артты. Әгәр 2019 елда хезмәтләрне 1 400 бала алган булса, 2022 елда – 5 430 (2023 елның 5 аенда 2 290 бала).

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән хезмәттәшлектә «Минем һөнәрем – минем киләчәгем» юнәлеше буенча «Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022 елда 1 825 бала тернәкләндерү курсы кысаларында социаль-хезмәт юнәлешендәге чараларда катнашкан, агымдагы елның 5 аенда – 490 бала.

Хезмәт күнекмәләрен үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юншлеш бирү буенча системалы эш «Абилимпикс» хәрәкәтендә катнашу мөмкинлеге бирә. Ел саен хәрәкәттә катнашучы социаль хезмәтләр алучылар саны арта. 2023 елда 85 социаль хезмәт алучы һәм тернәкләндерү үзәкләре белгечләре чемпионатның төбәк этабында катнашты, шуларның 50 җиңүче булды.

Психик авырулары булган кешеләрне тернәкләндерүгә һәм абилитацияләүгә комплекслы якын килү максатыннан, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан 2022–2026 елларга Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруда республиканың катнашуы хупланды. «Менталь сәламәтлек» ИФО проекты кысаларында ел саен психик тайпылышлары булган кешеләрне маршрутлаштыруга кагылышлы мәсьәләләр каралачак; сәламәтлек саклауда иртә ярдәм кабинетлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә коррекцион һәм катнаш төркемнәр, гомуми белем бирү оешмаларында коррекцион сыйныфлар санын арттыру; психик тайпылышлары булган балаларга өстәмә белем бирү өчен түгәрәкләр, спорт секцияләре, сәламәтләндерү сменалары ачу; әлеге категория гражданнар белән эшләү буенча персоналны укыту мәсьәләләре каралачак.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International