Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара
28.04.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Тарих:

Үткәрү урыны:

28.04.2021 ел 09.30-12.30 сәг.

В.И. Ленин ис. мәдәни-ял комплексы, Копылов ур., 2 А

Чараның исеме:

Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара

2021 елның 28 апрелендә В.И. Ленин ис. мәдәни-ял комплексында Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узачак. 10.30 сәгатьтә бәйрәм концерты башлана, аның барышында «Мәшгульлек хезмәтенә 30 ел» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионова һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова катнашачак.

 

Белешмә. 1991 елның 19 апрелендә «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Федераль закон кабул ителде. Бу көнне мәшгульлек дәүләт хезмәте эшчәнлеген рәсми рәвештә хисаплау башланды. Бу чорда республиканың мәшгульлек дәүләт хезмәте органнарына 3,8 млн артык кеше мөрәҗәгать иткән, 2,7 млн кеше, шул исәптән 1,6 млн яшүсмер, эшкә урнаштырылган. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре юнәлеше буенча 176,7 мең кеше яңа һөнәр алган яки квалификацияләрен күтәргән, субсидиядән файдаланып, 51 мең эшсез кеше үз эшен ачкан, алар үз чиратында эшсез гражданнар өчен 10 мең өстәмә эш урыны булдырылган. Җәмәгать эшләренә 157,9 мең кеше җибәрелгән.

2020 елда мәшгульлек дәүләт хезмәте тырышлыгы белән онлайн режимда керә торган гаризаларны һәм эшсез гражданнарга эшсезлек буенча пособиеләрне вакытында эшкәртү тәэмин ителде, бу килеп туган вәзгыятьтә социаль киеренкелеккә юл куймаска мөмкинлек бирде.

Бүгенге көндә республикада 52 халыкны эш белән тәэмин итү үзәге уңышлы эшләп килә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 861 белгече төрле категория гражданнарга тормыш проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.

 

Мәшгульлек дәүләт хезмәтенең үсеш тарихыннан. Узган гасырның 70нче елларында СССРда заманча мәшгульлек үзәкләренең беренче прототиплары – предприятиеләрнең, төзелешләрнең һәм оешмаларның эшче һәм хезмәткәрләрнең ихтыяҗы буенча халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәгълүматлаштыру бюросы барлыкка килә. Шул ук вакытта илдә хезмәт ресурсларыннан файдалану буенча вәкаләтле вәкилләр институты оештырылган.

 

Бердәм дәүләт структурасын формалаштыру юлында киләсе адым – 1988 елда эшкә урнаштыру, яңадан укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәкләре булдыру. Татарстанда (ул чакта ТАССР) мондый үзәк 1988 елның 3 октябреннән соң – Министрлар Советы указы нигезендә барлыкка килә.

 

Татарстан АССР Министрлар Советының 1991 елның 4 мартындагы 96 номерлы карары нигезендә гражданнарның хезмәткә хокукын гамәлгә ашыру, халыкны эш белән тәэмин итүнең бердәм дәүләт сәясәтен үткәрү, эшкә урнашуда, һөнәри әзерлектә һәм яңадан әзерләүдә түләүсез хезмәт күрсәтү, эшсез гражданнарны социаль яклау буенча республика үзәге базасында халыкны эш белән тәэмин итү, яңадан укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча республика үзәге базасында Халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт хезмәте идарәсе оештырыла.

 

1991 елның 19 апрелендә РСФСР ның 1032-1 номерлы «Россия Федерациясе халыкны эш белән тәэмин итү турында» законы кабул ителде.

 

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында халыкны эш белән тәэмин итү, яңадан укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча тиешле үзәкләр (бюро) базасында халык депутатларының шәһәр һәм район Советлары башкарма комитетларының хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча бүлекләре һәм халык депутатларының җирле хакимият органнарына, шулай ук ТАССРның хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт комитетына буйсына торган бердәм хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү органнары булдырылды.

 

1991 елның 26 ноябрендә республикада халыкны эш белән тәэмин итү турында ТАССР законы кабул ителде һәм гамәлгә кертелде.

 

Шул ук елның июлендә республиканың Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт фонды оештырыла.

 

1996 елда Татарстан Республикасының Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Дәүләт комитеты итеп үзгәртелә.

 

2001 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының мәшгульлек идарәсе базасында Халыкны эш белән тәэмин итү буенча федераль дәүләт хезмәте департаменты оештырыла. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләре һәм бюролары халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә әйләндерелә.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International