«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында беренче уку төркемен ачу
11.05.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

 

Үткәрү урыны:

2021 елның 11 мае, 10.00 сәг.

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалы (Казан шәһәре, Н. Ершов ур., 63)

Чараның исеме:

«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында беренче уку төркемен ачу

Татарстанда «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча республикада яшәүче өлкәннәрне укыту башланды.

Федераль бюджет акчалары хисабына түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырылачак:

- эш эзләүче һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар, шул исәптән эшсезләр;

- 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк һәм пенсия алды яшендәге гражданнар;

- 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар.

2021 елда 4 117 кеше белем алачак.

 

Әлеге чаралар халыкны эш белән тәэмин ителеш санын пандемиягә кадәр булган күрсәткечләргә кадәр торгызуга юнәлдерелгән һәм гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтү, эш эзләү чорын кыскарту һәм сыйфатлы эш белән тәэмин итү максатыннан тормышка ашырыла.

Укыту хезмәт базары ихтыяҗы нигезендә һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча, шул исәптән гарантияле эшкә урнашу өчен конкрет эш бирүче заказы буенча гамәлгә ашырыла.

Укуларның максаты – белем алган гражданнарны эш белән тәэмин итү, ягъни эшкә урнаштыру яки шәхси эшмәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыгы, юридик зат яки үзмәшгуль сыйфатында теркәү.

 

Укуларда катнашу өчен гражданинга мөстәкыйль рәвештә «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гариза бирергә һәм белем бирү программасын сайларга кирәк. Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары исемлеге порталда урнаштырылган. Хәзерге вакытта 200 дән артык белем бирү программасының берсен сайларга мөмкин. Порталда программалар исемлеге даими яңартылып тора. Кайбер программалар буенча дистанцион укыту формасы тәкъдим ителә.

Гражданнар шулай ук яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, аның хезмәткәре «Россиядә эш» порталында гариза бирергә ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта уку төркемнәрен комплектлау эше актив бара. 30 % уку урыны резервланган инде – системада 1 167 гариза теркәлгән.

 

Беренче тапкыр гражданнарның аерым категорияләрен укыту буенча чараларны гамәлгә ашыру коммерциячел булмаган оешмалар – федераль операторлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Өч федераль оператор билгеләнде, аларга федераль бюджеттан укуларны оештыруга субсидияләр рәвешендә грантлар бирелде:

- «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АКБО (Ворлдскиллс Россия)»;

- «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ;

- «Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ.

 

Татарстан Республикасында региональ операторлар:

- Ворлдскиллс Россия – «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО;

- «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ – «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалы;

- «Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ – «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ.

 

Гражданнарның максатчан категорияләрен укыту күрсәтелгән югары уку йортларында, шулай ук Ворлдскиллс Россия инфраструктурасына керүче һәм Ворлдскиллс халыкара стандартлары буенча белем бирүче республика белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырыла. Бүген бу республиканың 38 әйдәп баручы белем бирү оешмасы, якын арада аларның саны 60 ка кадәр артачак.

 

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында беренче төркем 2021 елның 11 маенда белем ала башлый. Укыту чаралары «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалында узачак. Бу төркем «Коммерция оешмаларында бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык» юнәлеше буенча укыячак.

Парта артына 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган әниләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәкләр утырачаклар.

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалында 2021 елда максатчан категорияләрдән 1 370тән артык кеше белем алачак.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International