«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында икенче уку төркемен ачу
25.05.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Үткәрү вакыты:

2021 елның 25 мае, 15.45 сәг.

Үткәрү урыны:

Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (Казан шәһәре, Галеев ур., 3 А)

 

Чараның исеме:

«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында икенче уку төркемен ачу

Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проекты кысаларында һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча өлкән яшьтәге кешеләрне укыту башланды.

РФ Хөкүмәтенең 13.03.2021 ел, № 369 карары нигезендә «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында аерым категорияләрдәге гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын тормышка ашыру өчен коммерцияле булмаган оешмаларга федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү оештырылды.

Федераль бюджет акчалары хисабына түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырылачак:

- эш эзләүче һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнар, шул исәптән эшсезләр;

- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге гражданнар;

- 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар.

Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында беренче төркем 2021 елның 11 маенда «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалында «Коммерция оешмаларында бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык» юнәлеше буенча белем ала башлады.

2021 елның 25 маенда 15.45 сәгатьтә Галеев ур., 3а йорт адресы буенча чираттагы төркем укуы башлана. «График дизайн» компетенциясе буенча уку өчен техникум парталарына 19 кеше утырачак. Төркем составында өч яшькә кадәрге бала карау буенча отпускта торучы хатын-кызлар (9 кеше), мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган (3 кеше), шулай ук эш эзләүче гражданнар (7 кеше).

«График дизайн» программасы дизайнда эшләү тәҗрибәсе һәм махсус белеме булмаган кешеләр, бала карау буенча ял вакытында һөнәри күнекмәләрне яңадан торгызу һәм яңарту, шулай ук эш бирүчеләрнең таләпләре нигезендә компетенцияләрне үстерү һәм гомуми цифрлаштыру шартларында карьера үсеше өчен хезмәт куя. Программа 256 академик сәгатькә исәпләнгән, аны гамәлгә ашыру вакыты: 2021 елның 25 маеннан 15 августына кадәр.

Әлеге чаралар халыкны эш белән тәэмин ителеш санын пандемиягә кадәр булган күрсәткечләргә кадәр торгызуга юнәлдерелгән һәм гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтү, эш эзләү чорын кыскарту һәм сыйфатлы эш белән тәэмин итү максатыннан тормышка ашырыла.

Укыту хезмәт базары ихтыяҗы нигезендә һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча, шул исәптән гарантияле эшкә урнашу өчен конкрет эш бирүче заказы буенча гамәлгә ашырыла.

Укуларның максаты – белем алган гражданнарны эш белән тәэмин итү, ягъни эшкә урнаштыру яки шәхси эшмәкәр, крестьян (фермер) хуҗалыгы, юридик зат яки үзмәшгуль сыйфатында теркәү.

Укуларда катнашу өчен гражданинга мөстәкыйль рәвештә «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гариза бирергә һәм белем бирү программасын сайларга кирәк. Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары исемлеге порталда урнаштырылган. Хәзерге вакытта 200дән артык белем бирү программасының берсен сайларга мөмкин. Порталда программалар исемлеге даими яңартылып тора. Кайбер программалар буенча дистанцион укыту формасы тәкъдим ителә.

Гражданнар шулай ук яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, аның хезмәткәре «Россиядә эш» порталында гариза бирергә ярдәм итәчәк.

2021 елның 22 маена Татарстан Республикасында Ворлдскиллс Россия инфраструктурасына керә торган мәгариф оешмаларына 991 гариза бирелгән.

Беренче тапкыр гражданнарның аерым категорияләрен укыту буенча чараларны гамәлгә ашыру коммерциячел булмаган оешмалар – федераль операторлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Өч федераль оператор билгеләнде, аларга федераль бюджеттан укуларны оештыруга субсидияләр рәвешендә грантлар бирелде:

- «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АКБО (Ворлдскиллс Россия)»;

- «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ;

- «Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ.

Татарстан Республикасында региональ операторлар:

- Ворлдскиллс Россия – «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО;

- «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ – «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалы;

-  «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ.

Гражданнарның максатчан категорияләрен укыту күрсәтелгән югары уку йортларында, шулай ук Ворлдскиллс Россия инфраструктурасына керә торган һәм Ворлдскиллс халыкара стандартлары буенча белем бирә торган республика белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырыла. Бүген бу республиканың 38 әйдәп баручы белем бирү оешмасы, якын арада аларның саны 60ка кадәр артачак.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International