«Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара
23.07.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

 

Үткәрү урыны:

2021 елның 23 июле, 13.00 сәг.

 

Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Уку-методик үзәге (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24)

Чараның исеме:

«Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара

23 нче июльдә Казанда «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясалачак. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю. З. Камалтынов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Ә. Зарипова һәм башкалар.

Тантаналы чарада республиканың барлык муниципаль районнары социаль яклау учреждениеләре вәкилләре катнашачак. Бу көнне конкурста җиңүчеләргә бүләкләр, шулай ук дәүләт бүләкләре һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак.

Хәзерге вакытта 116 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 9,5 меңнән артык хезмәткәр эшли. Тармак белгечләре күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтәләр.

Чараның программасы:

8.00-9.00

Чарада катнашучыларны теркәү

     холл, 1 этаж

9.00-12.00

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләреннән мастер-класслар 

     холл, 2 этаж

10.00-11.30

Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган викторина (халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре өчен)

     «Свияжск» конференц-залы

10.00-11.30

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган викторина (социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре өчен)

     «Булгар» конференц-залы

13.00-14.20

Концерт программасы. «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен бүләкләү

     конференц-зал, 2 этаж

 

 



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International