«2021 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» темасына брифинг
28.09.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

Үткәрү урыны:

2021 елның 28 сентябре, 10.00 сәг.

ТР Министрлар Кабинеты

Чараның исеме:

«2021 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» темасына брифинг

Татарстанда демографик хәл

Татарстан Республикасында демографик хәл, гомумән Россия Федерациясе буенча кебек үк, өлкәннәр саны һәм халыкның гомуми санында аларның өлеше арту тенденциясе белән характерлана. Бүген Татарстанда 3 894,1 мең кеше яши, шул исәптән эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр – 962,1 мең кеше (24,7 %).

Соңгы 6 елда Татарстанда эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр саны 7,4 % ка, ягъни 66 мең кешегә арткан.

Эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар саны арта:

- 2015 ел башына – 56 %;

- 2021 ел башына – 61,1 %.

Фараз буенча, 2030 елга эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 923,5 мең гражданның 87 % ы 65+ төркеменә туры киләчәк (фараз 2020 елда ясалган).

2021 ел башына Татарстан Республикасында 100 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 189 кеше яши: ир-атлар – 23, хатын-кызлар – 166. Аларның саны 2017 елның сентябрь ае белән чагыштырганда 11,2 % ка, ягъни 170 кешегә арткан.

 

Пенсионерларга социаль ярдәм чаралары

Пенсионерларга федераль яки республика дәрәҗәсендә билгеләнгән социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

Республикада федераль ярдәм чараларын алучылар саны 290 мең кеше тәшкил итә, республика ярдәм чараларын 520,4 мең кеше ала.

Республика бюджетыннан социаль ярдәм чараларына каралган һәр икенче сум өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелә.

 

Пенсия алды яшендәге гражданнарга ярдәм чаралары

Республикада 259,6 мең пенсия алды яшендәге кеше исәпләнә.

Ел саен эш бирүче пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә бушлай диспансерлаштыру узу өчен ике көн бирергә бурычлы. Бу очракта эш урыны һәм урта хезмәт хакы саклана.

2018 елда РФ Җинаять кодексына 144.1 статья кертелде, аның буенча эш бирүчеләргә пенсия алды яшенә җитү сәбәбе буенча кешене эшкә алудан нигезсез баш тарту, мондый затны нигезсез рәвештә эштән куу тыела.

Шулай ук эш бирүчеләр хезмәт хокукларын бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

 

Өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре

Татарстанда социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына 100 учреждение кертелгән, шул исәптән 17 дәүләтнеке булмаган учреждение.

Социаль хезмәтләрне 28 мең кеше ала, шул исәптән: 15 мең кеше – өйдә, 13 мең кеше – стационар формада һәм ярымстационарларда.

 

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру

2019 елдан башлап Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Системаны булдыруда 83 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм 93 медицина оешмасы катнаша.

Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә кертелде. 2021 елда хезмәтләр белән озак вакыт карауга мохтаҗ булган инвалидларның һәм эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның 5,8% ын колачлау планлаштырыла (2021 елның 1 сентябренә – 3 161 кеше, ягъни озак вакыт карауга мохтаҗ кешеләрнең 16,6 % ы).

Барлык озак вакыт карау буенча хезмәтләр алучылар өчен индивидуаль планнар эшләнгән, анда проблемалар, булган ресурслар, чаралар исемлеге чагылдырылган.

Озак вакыт карауның комплекслы системасын булдыру өчен бүген республикада стационар алыштыручы технологияләр гамәлгә ашырыла:

- «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» – 32 гаилә булдырылган;

- «Мобиль бригада» – авыл җирлегендә яшәүче 7,3 мең ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга хезмәт күрсәтелгән;

- «Карау мәктәбе» – 2019-2021 елларда 3,5 мең кеше өйдә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау принципларына өйрәнде;

- «Сиделка» хезмәте 2021 елда дәүләтнеке булмаган 2 оешма тарафыннан күрсәтелә. 2019-2021 елларда 1 388 кеше хезмәт алган;

- өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен 14 көндез тору бүлеге һәм 39 төркеме эшли. 2020-2021 елларда хезмәтләр 879 когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге кешеләргә һәм интеллект ягыннан, аутистик спектр тайпылышлары булган инвалидларга күрсәтелде;

- 15 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пунктлары ачылды, 2021 елда хезмәттән 290 кеше файдаланды.

Хәзерге вакытта республиканың 38 муниципаль берәмлегендә медицина оешмалары базасында 64 гериатрия кабинеты эшли, республика стационарларында 175 гериатрик койка урнаштырылган. Казан госпитале базасында 2020 елның 1 июлендә Республика гериатрия үзәге ачылды. 2021 елда табиб-гериатр кабинетларына 15 677 кеше килгән.

Картлык астениясе белән катлауланган чирләре булган пациентларга стационар ярдәм, районара үзәкләр принцибы буенча, республиканың 12 районында тәүлек буе эшли торган 175 геронтологик ятакта оештырылган.

 

Өлкәннәргә ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирү

Өлкән яшьтәге гражданнар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, ялгыз калган өлкәннәргә ярдәм күрсәтү максатыннан, «Татэнергосбыт» АҖ белән хезмәттәшлектә Министрлык инициативасы белән ТКХ өчен квитанцияләрнең әйләнеш якларында республика халкы өчен файдалы белдерү бастырылачак: үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан һәм туганнары ягыннан ярдәм алмаган ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны ачыклау очрагында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итү кирәклеге турында мәгълүмат.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялгызлык яки туганнары тиешле ярдәм күрсәтмәү сәбәпле кирәкле ярдәмсез калуы очраклары да бар.

Октябрьдән республика территориясендә бердәм телефон номеры эшли башлаячак: 8-800-600-42-34. Аның буенча барлык битараф булмаган гражданнар ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар турында социаль хезмәтләргә хәбәр итә алачак.

Өйләргә чыгып, социаль хезмәт белгечләре өлкән кешегә (инвалидка) социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында хәбәр итәчәкләр, аның социаль хезмәтләр күрсәтүгә индивидуаль ихтыяҗын билгеләячәкләр һәм социаль хезмәтләр алу өчен теркәлүдә ярдәм күрсәтәчәкләр.

 

Өлкән кешеләрне эшкә урнаштыру һәм укыту

Ел башыннан республиканың мәшгульлек үзәкләренә эш эзләү максаты белән пенсия алды һәм пенсия яшендәге 4 339 граждан мөрәҗәгать иткән, аларның 2 289 эшкә урнашкан (53 %).

Пенсия алды яшендәге гражданнарның мәшгульлеген саклау буенча чаралар үткәрү максатыннан эшкә урнашу мәсьәләләре буенча 66 консультация пункты булдырылды. Быел анда пенсия алды яшендәге 1 811 кеше мөрәҗәгать итте.

 

2019-2020 елларда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга, шулай ук пенсия алды яшендәге затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырылды. Укуларны 8 248 кеше узды.

Хисапчылык эшчәнлеге, финанслар, педагогик эшчәнлек, персонал белән идарә итү һәм кадрлар стратегиясе белән бәйле программалар буенча яңадан әзерләүгә ихтыяҗ зур булды. Эшче һөнәрләр арасында түбәндәгеләргә ихтыяҗ аеруча зур: каравылчы, пешекче, кондитер, котельный операторы.

Уку узган өлкән яшьтәге кешеләрнең 98,9 % ы эш белән тәэмин ителгән.

2021 елда әлеге максатчан аудитория гражданнарын укыту чараларын оештыру «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында дәвам итә.

Укулар узу һәм укыту программасын сайлап алу өчен гаризалар бирү «Россиядә эш» Гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасында тормышка ашырыла (trudvsem.ru.).

2021 ел башыннан 2 145 кеше укырга җибәрелгән, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк 400 дән артык граждан.

 

#деньпожилых2021 челленджы

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Министрлыкның «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында #деньпожилых2021 челленджы игълан ителде.

Акциядә катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- өлкән кеше белән фотога төшәргә;

- пост итеп фотоны социаль челтәрләрдә урнаштырырга;

- #деньпожилых2021 хэштегы кую һәм @mtsz_rt аккаунтын билгеләү мәҗбүри;

- дусларыңны билгеләп, эстафетаны башка кешеләргә тапшырырга.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International