Әниләр көне уңаеннан ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова катнашында матбугат туры
25.11.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

 

 

Үткәрү  урыны: 

2021 елның 25 ноябре, 15.00 сәг.

Биектау муниципаль районы

Биектау авылы, Полковая ур., 55 йорт, 9

Биектау авылы,  ТАССР 100 еллыгы ур., 21 йорт

Чараның исеме:

 

Әниләр көне уңаеннан ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова катнашында матбугат туры.  Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын тормышка ашыру барышы турында

Биектау муниципаль районына бару кысаларында дәүләт социаль ярдәм чаралары алучы ике гаиләгә бару планлаштырыла.

  1. Габдрахманова Айсылу Дамир кызы, 22.01.1997, Биектау авылы, Полковая урамы, 55 нче йорт, 9 нчы фатир адресы буенча яши. Хатын-кызга билгеләнгән социаль ярдәм чаралары: авылда яшәүче хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен бер тапкыр бирелә торган түләү; беренче бала тууга бәйле рәвештә ай саен түләү.
  2. Әминова Зилә Ринат кызы, 31.07.1995, Биектау авылы, ТАССР 100 еллыгы урамы, 21 нче йорт адресы буенча яши. Беренче бала туу белән бәйле рәвештә айлык түләү ала.

 

Балалы гаиләләргә социаль түләүләр мәсьәләләре федераль һәм республика законнары белән җайга салына. Алар балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләренең бердәм системасын билгели.

2021 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында 40 526 күп балалы гаилә бар, аларда 128 903 бала яши.

2021 елда балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 12,6 млрд сум каралган, шулардан: федераль бюджет акчалары – 8,0 млрд сум, республика бюджеты акчалары – 4,6 млрд сум.

Мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиешле булмаган затларга вакытлыча эшкә яраксызлык очрагында һәм ана булуга бәйле рәвештә түбәндәге федераль чаралар түләнә:

  • йөклелек һәм бала табу буенча пособие, аның күләме 2021 елда 708,23 сум тәшкил итә (2021 елда әлегә алучылар юк);
  • бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, 2021 елда күләме 18 886,32 сум тәшкил итә (4 838 кеше);
  • яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие, аның күләме 2021 елда 7 082,85 сум тәшкил итә (13 945 кеше);
  • чакырылыш буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие, 2021 елда – 29 908,46 сум (11 кеше);
  • чакырылыш буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие, аның күләме 2021 елда 12 817,91 сум тәшкил итә (39 кеше).

2022 елдан югарыда күрсәтелгән түләүләрне бирү буенча вәкаләтләр Россия Федерациясе Пенсия фондына тапшырыла.

2018 елдан башлап, Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 29 маендагы 240 нчы номерлы Указы белән игълан ителгән Балачак унъеллыгы кысаларында, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә гаиләләргә федераль айлык түләү билгеләнә.

2021 елда түләү күләме 9 713 сум тәшкил итә (2020 елның II кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы). Түләүне бер кешегә уртача керем 20 588 сумнан артмаган гаиләләр ала (хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумының ике тапкыр күләме).

2021 елда республикага бу чараларга федераль бюджеттан 4,46 млрд сум акча каралган. 

2018 елдан башлап 2021 елның октябренә кадәр республикада беренче балага түләү алучылар саны 35 778 кеше тәшкил итте.

Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары гамәлгә ашырыла:

Җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән түбән булган балалы гаиләләргә 16 яшькә кадәрге (18 яшькә кадәрге укучы балага) балага айлык пособие:

- бер балага – 348 сум (2022 елда – 362 сум), ялгыз ана баласына – 918 сум (2022 елда – 955 сум), чакырылыш буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына – 519 сум (2022 елда – 540 сум), ата-анасы алимент түләүдән качучы балага – 519 сум (2022 елда – 540 сум).

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә ата-аналар түләвенең бер өлеше өчен өстәмә компенсация керемгә карап, уртача җыелма керем 20,0 мең сумнан артмаган гражданнарга бирелә (40 930 кеше).

2020 елдан җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен өстәмә компенсация күләме түләүнең 100 % на кадәр арттырылган (5 377 кеше).

18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләргә, өстәмә социаль ярдәм чаралары (196 080 кеше):

  • социаль нормативлар чикләрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия;
  • 6 яшькә кадәрге бала өчен дару чаралары сатып алуга субсидия (2021 елда аның күләме 142 сум, 2022 елда – 148 сум);
  • транспортта йөрү өчен айлык субсидия (2021 елда күләме 320 сум, 2022 елда – 333 сум).

Бер үк вакытта өч һәм аннан күбрәк бала туганда һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие; яшь ярымга кадәр бер үк вакытта туган өч һәм аннан да күбрәк бала

тәрбияләүче гаиләләргә һәр балага 1 000 сум күләмендә айлык пособие.

Медаль белән бүләкләнгән аналарга һәр балага 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк түләнә.

2022 елда Татарстанда гаилә һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов яңа дәүләт бүләген – «Ата-ана фидакарьлеге» медален булдыру турында карар кабул итте. Ул җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм кимендә бер балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә бирелә.

Килеп туган демографик ситуацияне җиңеп чыгу максатларында 2018 елдан

Татарстан Республикасында авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын- кызларга беренче бала туган өчен 50 мең сум, ә 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы балаларын алып кайткан хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә түләүләр кертелде.

2019-2020 елларда Татарстан Республикасында беренче балалар туу өлеше 39 % дәрәҗәсендә сакланган, өченче һәм аннан соңгы балалар туу буенча 2 % ка тотрыклы үсеш күзәтелә.

Беренче һәм өченче бала туу дәрәҗәсен саклап калу «Демография» милли проекты кысаларында «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын гамәлгә ашыру һәм авыл әниләре өчен республика түләүләрен кертү белән бәйле.

2021 елда 2020 елдан өстәмә рәвештә кертелгән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә: 

  1. 5 һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле гаилә әгъзаларына айлык пособие. 
  2. Балалар бакчасы өчен өстәмә компенсацияне арттыру.

Ярдәм чараларын алучылар: җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күп балалы гаиләләр (2021 елга – 9 955 сум, 2022 елда – 10 204 сум) – 2021 елның ноябренә түләүләр 5 377 кешегә исәпләнгән.

Күләме: балалар бакчасы өчен түләүнең 100 % компенсация.

  1. Дару чаралары алу өчен түләү.

2021 елда алучылар: җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балалар (2021 елга – 9 955 сум, 2022 елда – 10 204 сум) – түләү алучылар саны 24 481 кеше. 

Күләме: 10 000 сум (елына 2 тапкыр, 5 000 сум күләмендә түләнә).

4. Яңа туган балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә бүләк комплектлары.

Алучылар: җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, яңа туган балалары булган гаиләләр (2021 елда – 9 955 сум, 2022 елда – 10 204 сум) – 2021 ел башыннан 2 375 бүләк комплекты бирелгән. Бүләк комплектларының фаразланган саны – 4 560.  Күләме: 8 801,81 сум (комплект бәясе).

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән 2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр бирелә башланды. Алар җан башына керемнәре бер яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.

3-7 яшьлек балага айлык акчалата түләү 2020 елның 1 июненнән гамәлгә ашырыла, ул 2020 елның 1 гыйнварыннан билгеләнә.

Алучылар: җан башына уртача керемнәре күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать итү датасына Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр (2021 елга – 9 955 сум, 2022 елда – 10 204 сум).

2021 елның 19 ноябренә, боерыкны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, барлыгы 356 432 гариза кабул ителгән. 2021 ел башыннан 75 328 балага 4,6 млрд сумнан артык акча күчерелгән.

2021 елның 31 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләр өчен пособие билгеләүнең яңа кагыйдәләре расланды. Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 20 мартындагы 199 номерлы указы нигезендә, 2021 елдан пособие бала өчен яшәү минимумының 50, 75 һәм 100 % күләмендә билгеләнә.

Татарстан Республикасында айлык акчалата түләү билгеләү тулысынча автоматлаштырылган, гражданнар гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре бердәм порталы аша бирә ала.

Бүгенге көндә гражданнарга Портал аша түбәндәге 10 түләүне алу өчен гариза бирү мөмкинлеге бирелде: 

  • мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында баланы караган өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү; 
  • балага айлык пособие; 
  • күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары (даруларга субсидия, юлда йөрүгә субсидия, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар); 
  • гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән инвалидларга, тораккоммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар; 
  • пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү;
  • торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү;
  • беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү;
  • торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар; 
  • яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие; 
  • оешма ябылу сәбәпле эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр.


Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International