Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар
09.12.2021

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

ПРЕСС-РЕЛИЗ

Үткәрү вакыты:

 

Үткәрү урыны:

09.12.2021, 9.45-13.15 сәг.

 

Казан шәһәре, Җиңү паркы, Казан Ратушасы

Чараның исеме:

Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар

9 декабрьдә Ватан Геройлары көне уңаеннан Казан шәһәрендә тантаналы чаралар узачак.

10.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин катнашачак.

Казан Ратушасында Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узачак. Республика Геройлары хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылачак, анда балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары катнашачак. Бәйрәм кунакларына үзенең музыкаль номерын ОМОН хезмәткәре, Россия ВНГ Идел буе округының «Антитеррор солдатлары» конкурсы лауреаты Станислав Черняев та тәкъдим итәчәк (Росгвардия, Яр Чаллы шәһәре).

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара программасы

9.45- 10.00 Җиңү паркында чарада катнашучыларны җыю (Ямашев проспекты, 42А)

10.00-10.20 Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы

10.20-10.40 Чарада катнашучыларның Казан Ратушасына күчүе (Карл Маркс ур., 33/62)

11.00-12.15 Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара (Казан Ратушасы, Карл Маркс ур., 33/62)

12.15-13.15 Бәйрәм фуршеты

13.15 Тантаналы чарада катнашучыларның таралуы



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International