Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара
01.06.2022

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Үткәрү вакыты:

01.06.2022, 13.00 сәг.

Үткәрү урыны:

Казан дәүләт циркы (Казан, Меңьеллык мәйданы, 2)

 

Чараның исеме:

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара

Ел саен Татарстан Республикасында «Ел хәйриячесе» республика конкурсы үткәрелә, анда ел дәвамында хәйрия ярдәме күрсәткән һәм халыкның социаль якланмаган категорияләре өчен хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда катнашкан иң яхшы предприятиеләр, оешмалар, физик затлар, дәүләтнеке булмаган оешмалар билгеләнә.

Республика хәйриячеләре күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә бала алган ата-аналарга, шулай ук социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Бу уңайдан мондый гаиләләрне «Ел хәйриячесе» кысаларында ел саен үткәрелә торган тантаналы чарага чакыру күркәм традициягә әверелде. Быел мондый бәйрәм чарасы 2022 елның 1 июнендә Казан дәүләт циркында узачак һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланачак. Цирк тамашасы Татарстанның 45 муниципаль районыннан 260 күп балалы гаиләдән булган балалар өчен оештырылачак.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак. Бәйрәм чарасы кысаларында бәйрәмнең барлык кунаклары Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановтан көнкүреш техникасы сатып алу өчен акча сертификатлары алачак.

Элемтә өчен: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Р.Р. Гыйниятуллин, тел. 557-20-64, эл. почта Rafail.Giniyatullin@tatar.ru.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International