«2022 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» темасына брифинг
04.10.2022

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Үткәрү вакыты:

2022 елның 4 октябре, 10.00 сәг.

Үткәрү урыны:

ТР Министрлар Кабинеты

 

Чараның исеме:

«2022 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» темасына брифинг

Татарстанстат[1] мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында 3 886,4 мең кеше яши, шул исәптән эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләре – 914,5 мең кеше яки гомуми халык саныннан 23,5%. Россия Федерациясендә хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр өлеше 24,1% тәшкил итә.

Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстанда 157 кеше озын гомерле кешеләр категориясенә керә (100 яшь һәм аннан да өлкәнрәк): 140 хатын-кыз һәм 17 ир-ат.

 

Социаль ярдәм чаралары

Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары федераль һәм республика дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Республикада федераль льготалардан файдаланучылар саны – 276,32 мең кеше, республика льготаларыннан файдаланучылар саны – 458,84 мең кеше. 2022 елның 9 аенда барлык чараларны түләүгә 3,7 млрд сум җибәрелгән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан − 3,5 млрд сум.

Шулай ук 2006 елдан 2022 елга кадәр федераль бюджеттан 20,15 млрд сум җибәрелгән, бу 19 134 Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. 2022 елда 23,8 млн сум бүлеп бирелгән, бу 6 ветеранның торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән.

 

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. 2022 елның 1 сентябренә 5 828 кеше (озак вакытлы карауга мохтаҗларның 31,8%ы) озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән колачланган.

Озак вакытлы тәрбиянең комплекслы системасын булдыру өчен бүген республикада стационар алыштыру технологияләре гамәлгә ашырыла:

- «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» – өлкәннәр өчен 34 гаилә оештырылган;

– «Мобиль бригада» – авыл җирендә яшәүче 1 021 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга хезмәт күрсәтелде;

- «Тәрбия мәктәбе» – 2019-2022 елларда 6,5 мең кеше өйдә карау принципларына өйрәнде (2022 елда – 2031 кеше);

- «Сиделка» хезмәте – 2019-2022 елларда 1 878 кешегә хезмәт күрсәтелде (2022 елда – 301 кешегә);

- 16 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пунктлары ачылды, әлеге хезмәттән 350 кеше файдаланды.

2022 елда конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге кешеләргә медик-социаль хезмәтләр Әгерҗе, Арча, Әлмәт муниципаль районнары, Казан, Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск территорияләрендә 10 шәхси медицина оешмасы тарафыннан күрсәтелә. Хезмәт алучыларның гомуми саны – 314 кеше.

2019 елда авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү өчен 43 автомобиль сатып алынды. 2022 елның 1нче сентябренә 45 меңнән артык кеше медицина оешмаларына китерелгән.

 

Өлкән яшьтәге гражданнарны укыту һәм эшкә урнаштыру

2021 елдан башлап 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны, шулай ук пенсия алды яшендәге затларны укыту буенча чараларны оештыру «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2022 ел башыннан барлыгы 5 915 кеше укуга җибәрелгән, шуларның 951е – 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьлек кешеләр.

2022 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә туры килә торган эш табу максатыннан 466 пенсионер мөрәҗәгать иткән. Шулардан мәшгульлек үзәкләре ярдәме белән 252 кеше эшкә урнаштырылган (мөрәҗәгать итүчеләрнең 54,1%ы).

Эш эзләүдә ярдәм сорап пенсия алды яшендәге 2 157 граждан мөрәҗәгать иткән, шуларның 1 081е эшкә урнаштырылган (мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 50,1%).

 

[1] 2022 елның 1нче гыйнварына



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International