«Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган Татарстан Республикасы гражданнарының гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чаралары турында» темасына брифинг
18.10.2022

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Үткәрү вакыты:

18.10.2022 г. 12.00 сәг.

Үткәрү урыны:

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты

Чараның исеме:

«Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган Татарстан Республикасы гражданнарының гаилә әгъзаларына өстәмә ярдәм чаралары турында» темасына брифинг

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 11 октябренең 1094 номерлы Карары нигезендә әтиләре Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган балигъ булмаган һәр балага бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм каралган.

Ярдәм чарасын оператив билгеләү максатыннан мобилизацияләнгән кеше гаиләсенең яшәү урыны буенча хәбәрнамә һәм гариза бланклары тапшырылачак.

Гаризалар бланкларын тутырырга һәм билгеләнгән вакыт эчендә яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлегенә китерергә кирәк.

Мөрәҗәгать иткәндә үзең белән паспорт, түләүгә дәгъва итүче баланың туу турында таныклыгы («әти» графасында мобилизацияләнгән кеше күрсәтелгән булырга тиеш), счет реквизитлары булырга тиеш. Хәрби комиссариаттан белешмә алып килергә кирәкми.

 

07.10.2022 ел, № 376-ФЗ Федераль законы нигезендә хәрби хезмәт үтү чорына хезмәт шартнамәләре туктатыла (Социаль яклау фонды һәм Пенсия фондына түләүләр гамәлгә ашырылмый), ә күрсәтелгән хезмәт шартнамәләрен һәм хезмәт контрактларын РФ Хезмәт кодексының 83 статьясының беренче өлешенең 1 пунктында һәм «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 39 ФЗ статьясының 1 өлешендәге 1 пунктында каралган нигезләр буенча туктату рөхсәт ителми.

Хезмәт килешүен туктатып тору чоры хезмәткәрнең хезмәт стажына һәм белгечлек буенча эш стажына исәпкә алыначак, ягъни пенсия һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерү стажында исәпкә алыначак.

Шулай ук хезмәт килешүен туктату вакытын ел саен төп түләүле ялга хокук бирә торган эш стажына кертү дә каралган.

Хезмәткәр мобилизация яки контракт буенча хәрби хезмәт үткәннән соң өч ай үткәч эшкә чыкмаган очракта, хезмәт килешүен өзү эш бирүче инициативасы белән башкарыла.

18 яшькә кадәрге баласы булган ата-ана, гаиләдә башка ата-ана мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган очракта, эшчеләр саны яки штаты кимегәндә эштә калырга хокуклы хезмәткәрләр категориясенә кертелә.

Моннан тыш, 14 яшькә кадәрге баласы булган ата-анага, әгәр гаиләдә башка ата-ана мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынса, РФ Хезмәт Кодексының 259 статьясында каралган гарантияләр гамәлгә ашырыла: хезмәт командировкалары, эштән тыш эшкә җәлеп итү, төнге вакытта, ял көннәре һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләү аларның язма ризалыгы белән генә һәм медицина нәтиҗәләре нигезендә генә рөхсәт ителә.

 

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә гариза биргән көннән алып 3 көннән дә соңга калмыйча мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренең эшсез әгъзалары, үзләренә туры килә торган эш тапмаган очракта, эшсез дип танылырга мөмкин.

Үзмәшгульлекне оештырганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен күрсәтү мәсьәләсен хәл итү өчен бизнес-планнарны бәяләү буенча эксперт советы утырышларында билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын карау өстенлекле тәртиптә башкарыла.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International