Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе
12.01.2023

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Үткәрү вакыты:

2023 елның 12 гыйнвары, 14.00 сәг.

13.45 сәг. – журналистлар белән очрашу

Үткәрү урыны:

ИТ-парк (Казан шәһәре, Петербург ур., 52)

 

Чараның исеме:

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе

 

Халыкның эш белән тәэмин ителеше

2022 елда Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирде. Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар ярдәмендә 1,2 мең эшсез өчен иҗтимагый эшләр оештырылды, вакытлыча эшләр 18 меңгә якын гаиләнең керемнәрен кутәрде. 30 яшькә кадәрге 1,6 мең яшь белгечне эшкә урнаштырган 732 предприятие федераль бюджеттан субсидия алды. 12,5 мең татарстанлы, шул исәптән 4,5 мең эшсез кеше, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча белем алды.

Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча чараларны «Россиядә эш» Бердәм цифрлы платформасы тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 2023 елның 1 гыйнварына республика территориясендә теркәлгән, хезмәткәрләр саны 25тән артык предприятиеләрнең 96 % «Россиядә эш» платформасында вакансияләр урнаштыра.

Республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 62,8 % тәшкил итә (РФ буенча – 60,0 %, Идел буе федераль округы буенча – 59,5 %).

Татарстанда эш белән тәэмин итүнең яңа формаларын үстерү юлы белән гражданнарның керемнәрен саклау буенча эш алып барыла. «Демография» милли проекты кысаларында 2,5 меңнән артык граждан маркетплейсларда эшләргә өйрәтүгә җибәрелде. Нәтиҗәдә, белем алган кешеләрнең күбесе үз эшләрен ачты (шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр буларак теркәлгәннәр).

Социаль ярдәм чаралары

Татарстан Республикасында социаль ярдәм чаралары системасы 6 федераль һәм 55 республика чарасын үз эченә ала. Социаль ярдәм чараларына каралган һәр икенче сум балалы гаиләләргә җибәрелә.

2022 елда социаль ярдәм чаралары бирү хисабына 27 563 кешенең җан башына керемнәре яшәү минимумыннан (11 832 сум) артып китте.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча социаль ярдәм чараларына 15,9 млрд сум җибәрелгән, шуларның 8,4 млрд сумы – республика бюджетыннан.

Күпбалалы гаиләләргә, шулай ук социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга, авылда яшәүче гаиләләргә социаль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында өченче һәм аннан соңгы балалар тууның саны ел саен 1-2 % артуы күзәтелә. 10 ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны 70 % арткан.

Гаилә һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатыннан, узган ел республикада яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана батырлыгы» медале гамәлгә куелды. Ул җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче гаиләләргә бирелә. 2022 елда медаль белән 9 ата-ана бүләкләнде.

Ярлылык дәрәҗәсе

Татарстан соңгы 5 елда ярлылык дәрәҗәсе түбән булу буенча лидер булып тора. 2021 елда республикада ярлылык дәрәҗәсе 6,2 % тәшкил иткән иде (240,6 мең кеше), Россия буенча – 11 %. 2022 ел нәтиҗәләре буенча планлы күрсәткеч – 6,0 %. 2023 елда ярлылык дәрәҗәсе буенча 5,7 % күрсәткеченә ирешү планлаштырыла.

Социаль контракт

Ярлылыкка каршы көрәштә эффектив корал – социаль контракт. 2022 елда Татарстанда 7 266 социаль контракт төзелгән. Социаль контрактлар ярдәмендә 4 379 кеше эшкә урнашты, 2 227 граждан үз эшен ачты, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык булдырды.

Озак вакыт карау системасы

2019 елдан Татарстан Республикасы «Демография» милли проекты һәм аның «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектында катнаша.

2022 елда тармакта стационар алмаштыручы технологияләр актив үсеш алды:

– 18 мең кеше өйдә социаль хезмәтләр алды, 2021 елда – 16,9 мең кеше, үсеш – 106%;

– 6,2 мең кеше озак вакыт карау системасы белән колачланган, 2021 елда – 5,8 мең кеше, үсеш – 107%;

– 302 өлкән яшьтәге гражданга караучылар (сиделкалар) хезмәте күрсәтелде;

– 36 өлкән кеше тәрбиягә гаиләгә алынган;

– авыру гражданнарның 3 033 туганы карау нигезләренә өйрәтелгән, 2021 елда – 2500 кеше, үсеш – 120%;

- медицина оешмаларына авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 63,5 мең граждан китерелде, 2021 елда – 59,5 мең кеше, үсеш – 106%.

Татарстанда төзелгән комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасы ел саен 19 мең инвалидка һәм махсус ихтыяҗлары булган балаларга тернәкләндерү хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирә. Соңгы 3 елда иртә ярдәм белән колачланган балалар саны 4 тапкырга артты: 2019 елда 1 400 баладан 2022 елда 5 430 балага кадәр.

Бүгенге көндә республикада менталь һәм когнитив тайпылышлары булган өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге 50 бүлек һәм төркем эшли. 2022 елда бүлекләрдә 1,1 меңнән артык граждан социаль-көнкүреш күнекмәләре алган (2020 елда – 159 кеше).



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International