Кукмарада яңартылган «Россия эше» кадрлар үзәге ачылышы
01.03.2023

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ХЕЗМӘТ, ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

 

Үткәрү вакыты:

01.03.2023, 09.00 сәг.

Үткәрү урыны:

Кукмара шәһәре, Ворошилов ур., 44

 

Чараның исеме:

 

Кукмарада «Россия эше» Кадрлар үзәге ачылышы

1 мартта республиканың Кукмара районында «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы була. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак.

Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү һәм 2022 елда мәшгульлек хезмәте органнары эшчәнлеген оештыруга бердәм таләпләр кертү проектында катнашты. Мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү «Демография» илкүләм проекты составына керүче «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Узган ел халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә биналарга капиталь ремонт үткәрелгән иде. Ремонт барышында функциональ зоналар һәм гражданнар һәм эш бирүчеләр белән эшләү секторлары бүлеп бирелде, цифрлы сервислар зонасы төзекләндерелде. Залда навигация бар, шул исәптән начар күрүче гражданнар өчен дә. Мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар өчен уңайлы электрон чират терминаллары каралган.

Үзгәрешләр эш урыннарын җиһазландыруга, хезмәткәрләрне укытуга, фирма стилен кертүгә, компьютер техникасын сатып алуга, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тикшерү һәм бәяләү системасын формалаштыруга һ.б. кагылды.

Узган ел Кукмара районының мәшгульлек үзәгенә 970 граждан һәм 308 эш бирүче мөрәҗәгать иткән. Тормыш ситуацияләре кысаларында район халкы тест режимында хезмәтләр комплексы алды инде. Проектта катнашу мәшгульлек үзәге эшенә балалары булган һәм аз керемле гаиләләрдән хатын-кызлар өчен, шулай ук бизнес өчен, аерым алганда, сезонлы мәшгульлек оешмалары һәм кече предприятиеләр өчен төрле хезмәт комплексларын кертергә мөмкинлек бирде.

Моннан тыш, Кукмара районының «Россия эше» кадрлар үзәге клиентлары өчен яңа сервислар тәкъдим ителде: гарантияле әңгәмә; һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында теркәү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү; социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге, шул исәптән эшкә урнашу, резюме төзүдә ярдәм итү; «Россиядә эш» порталында электрон формада гариза бирүдә консультацион ярдәм күрсәтү.

Модернизация пространствоны да, эшсез гражданнар һәм эш бирүчеләр белән эшләгәндә алымнарны да яңартуны үз эченә ала. Мәшгульлек үзәге белгече клиентлар өчен шәхси консультант буларак гражданның теләкләрен исәпкә алып аларны эшкә урнаштыруны максат итеп куя.

Мәшгульлек хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар республикада 2019 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә «Россия эше» Кадрлар үзәге» бренды нигезендә Яр Чаллы һәм Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре үзгәртеп корылды.



Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International