Министр вәкаләте

Башкарма хакимиятнең республика органы җитәкчесе Татарстан Республикасы Президенты яки Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм “Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары турында”гы Татарстан Республикасының 06.04.2005 елның 64 номерлы Законына, башкарма хакимиятнең тиешле органы нигезләмәсенә яраклаштырып вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә.

Министр:
  • шәхси идарә нигезендә Министрлык эшчәнлеге белән җитәкчелек итүне оештыра һәм Министрлыкка йөкләнелгән бурычларны һәм функцияләрне үтәтүдә шәхси җавап тота;
  • Татарстан Республикасының башка дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар, учрежденияләр, предприятияләр белән мөнәсәбәткә кергәндә министрлык исеменнән эш йөртә;
  • Министрлыкның структур бүлекчәләре турында нигезләмәләрне раслый, Министрлык аппараты хезмәткәрләрен, Министрлыкның структур (территориаль) бүлекчәләре җитәкчеләрнен һәм белгечләрен билгеләнгән тәртиптә вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, Министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;
  • Үзенең компетенциясе кысаларында боерыклар чыгара һәм аларның үтәлешен контрольдә тота;
  • Билгеләнгән кысаларда хезмәт күрсәтүчеләр санын, хезмәткә түләү фондын һәм бюджет ассигнованиясен штатлар расписаниясен, Министрлык аппаратын һәм аның территориаль бүлекчәләрен тотуга киткән чыгымнар сметасын раслый;
  • Министрлык һәм аның ведомство учрежденияләре эшчәнлеген финанслаштыруга бирелгән кредитны бүлүче булып тора.

Соңгы яңарту: 2019 елның 27 июне, 11:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International