2019 елга максат һәм бурычлар

Проектка тасвирлама

Хакимият органнарының төп максатларын гавами һәм ачык формалаштыруның әһәмияте турында 2017 елда Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов үзенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында билгеләде.

Халыкның активлыгы арту, республикада барган һәр нәрсәгә аның инициативалы һәм кызыксынучан булуы хакимият органнары алдында эшчәнлекне ачык итү дәрәҗәсен арттыру һәм уртак эшкә халыкны җәлеп итү буенча яңа бурычлар куя.

2019 елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль буенча пилот проекты нәкъ шуңа юнәлдерелгән, анда Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да катнаша.

Проект кысаларында киләсе елга Министрлык эшчәнлегендәге аеруча мөһим юнәлешләрне һәм индикаторларны билгеләү бурычы тора, алар тармак стратегиясен һәм дәүләт программаларын исәпкә алып һәм киң җәмәгатьчелекне һәм экспертлар бергәлеген җәлеп итеп формалаштырылачак.

Максатларны гавами формалаштыру эше ничек бара?

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру эше киләсе елга аеруча мөһим эш юнәлешләре һәм индикаторлары буенча тәкъдимнәр җыюдан башлана, аларны Иҗтимагый совет әгъзалары һәм республиканың Иҗтимагый палатасы раслаган экспертлар тәкъдим итә. Министрлык экспертлары арасында – үз эшенең иҗтимагый танылган, шактый эш тәҗрибәсенә һәм казанышларга ия булган профессионаллары – Любовь Николаевна Мишина, Рифат Шәһит улы Ганибаев, Лилия Әхәт кызы Таишева һәм башкалар.

Килгән тәкъдимнәр Иҗтимагый совет тарафыннан карала һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарыла.

Халыкны сораштыру “Халыкны сораштыру” сервисында ай дәвамында уздырылачак. Анда Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән кешеләр катнаша ала. Әгәр кеше анда теркәлмәгән, ләкин аның сораштыруда катнашасы килсә, теркәлү эше[1] берничә минут вакыт алачак.

Сораштыру йомгаклары буенча аның өчен формалаштырылган, тавыш бирү барышында иң күп тавыш җыйган максатларның һәм бурычларның яртысы сайлап алыначак. Һәм инде алар арасыннан Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында киләсе елга Министрлык эшенең кимендә биш, иң күбе җиде өстенлекле юнәлеше билгеләнәчәк.

Иҗтимагый совет утырышы ачык булачак. Фикер алышуда мәнфәгатьле һәркем, шул исәптән ММЧ һәм гражданнар, катнаша ала. Моның өчен бары тик алдан теркәлү узарга кирәк, аның тәртибе Иҗтимагый совет утырышы узачак бүлмә мөмкинлекләрен исәпкә алып, аерым аңлатылачак.

Тулаем алганда Министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру процессы 3 айга якын вакытны алачак.

 

Формалаштырылган өстенлекләр үтәлешенә иҗтимагый контроль

Халык белән бергәләшеп формалаштырылган өстенлекле максатларның һәм бурычларның үтәлешенә җәмәгать контролен тәэмин итү максатларында аларны үтәү һәм расланган индикаторларны иң соңгы мәртәбә үтәү буенча хакимият органнарыннан зарури гавами хисаплылык күздә тотыла.

Контрольлек механизмнары арасында – кварталлык хисаплар, Иҗтимагый совет утырышында беренчел нәтиҗәләрне карау, гавами формалаштырылган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында ахыргы мәртәбә җәмәгатьчелек белән фикер алышу.

Проектның барлык яңалыклары белән сез безнең сайтта таныша алачаксыз.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International