Ел саен Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучыларына булачак һөнәрен билгеләргә булыша. 2017 - 2018 уку елында 26 шәһәр мәктәпләрендә тест үткәрү планлаштырыла.
Барлыгы 8-11 сыйныфның 6 меңнән артык укучысына һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтергә планлаштырыла.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сөйләвенчә, 5-нче номерлы гимназия һәм №2 мәктәпнең 354 укучысы һөнәри тестлар узды.