Шушы көннәрдә Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кадрлар менеджменты Ассоциациясе белән берлектә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча очрашу үткәрде.
Очрашуга Казан шәһәре Мәскәү районында яшәүче эшкә яраклы яшьтәге 32 эшләмәүче инвалид чакырылды. Кадрлар менеджменты асоциациясе инвалидларга рекрутер-менеджер (ерактан торып эшләү) вакансиясе тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, 7 инвалид эшкә урнашу өчен юллама алды.