Бөгелмә "Яңарыш" үзәге террорчылыкка каршы юнәлештәге чара оештырды

2017 елның 8 сентябре, җомга

"Экстремизмга – юк!" Республика акциясе кысаларында "Яңарыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар 3 нче гомуми белем бирү мәктәбенең скаутлары белән берлектә мәдәният һәм ял итү паркында акция үткәрде.

Чараның төп максаты җәмәгатьчелек игътибарын экстремизм проблемасына җәлеп итү торды.

Башта укучылар белән "Нәрсә ул экстремизм һәм аңа ничек каршы торырга" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Аннан соң укучылар шәһәр халкына тематик листовкалар таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International