Халыкара өлкәннәр көне кысаларында "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Алтын вакыт" дигән исем астында пенсионерлар белән очрашу узды.
Барлык ветераннарны халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова һәм үзәк директоры Татьяна Филимонова котладылар.
Чара барышында пенсионерлар төрле конкурсларда катнашты, лаеклы ялда нәрсә белән мавыгуы, шөгыльләнүе турында сөйләде.
Чара ахырында бәйрәм кунакларына азык-төлек наборлары тапшырдылар.