Минзәлә интернат-йортында өлкәннәр декадасы дәвам итә

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чаралар үткәрелде.

Шулай итеп, 2017 елның 29 сентябрь көнендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү тантаналы чарасы узды. Ветераннарны котларга район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Минзәлә социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова, интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлева килде.

2 октябрь көнне учреждениедә Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.

6 октябрь көнне учреждение сәхнәсендә иң кечкенә артистлар -  №9, №8 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Алар, шигырьләр сөйләде, җырлар, бию башкарды.

9 октябрьдә социаль хезмәт алучыларны Минзәлә дәүләт драма театры артистлары сөендерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International