Зәйдә 38 вакантлы эш урыны тәкъдим итәчәкләр

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 19 октябрендә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә "Кристалл" ҖЧҖ "Почта Банк" ҖАҖ вәкилләре катнашында эш бирүче көне узачак.

Эшсез гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: фасовщик (35 эш урыны), контроль-үлчәү һәм автоматика приборлары электригы (2 эшче урыннар), актив сатулар буенча белгеч (1 эш урыны).

Чара 10.00 сәгатьтә, Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр. , 37б. адресы буенча үткәреләчәк.

Тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543 телефоны буенча алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International