"Сәламәтлек" төркеме пенсионерлары спорт белән мавыгуы турында сөйләде

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл узды.

Чарада район иҗтимагый Советы рәисе, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлфинур Сабитова, юрисконсультант, Россия пенсионерлар Берлеге рәисе Зөлфия Артыкова һәм "Сәламәтлек" төркеме пенсионерлары, өлкән буын волонтерлары– Римма Әхмәдиева һәм Рәшидә Кочетова.

Әлфинур Сабитова пенсия фондының юнәлешләре турында сөйләде һәм компьютер белеменә укыту турында әйтеп узды. Зөлфия Артыкова пенсия фондының төп законнары турында сөйләде.

Әңгәмәне Римма Әхмәдиева дәвам итте– ул пенсионерлар арасында спорт тормышы турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International