Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга бизнес-планнарын тормышка ашыру өчен бер мәртәбә түләнә торган финанс ярдәме бирү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.
Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга беркетелгән документлар каралды. Үз эшләрен 7 эшсез граждан тәкъдим итте.
Булачак эшмәкәрләр салым инспекциясенә теркәлү өчен консультация алды.