Бүген Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада түбәндәге предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты: "МТ-Групп"ҖЧҖ, ГАУСО «ТЦСПСД «Веста», "Надежда" МАОУ.
Дәгъва кылучыларга 27 вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: бетончы, арматурщик, стропальщик, пешекче, урам себерүче, кече тәрбияче, социаль эшләр буенча белгеч, хезмәт буенча инструктор, психолог, социаль педагог.
Вакансияләр ярминкәсендә 43 кеше булган, шуларның 6сы алга таба эшкә урнашту өчен юллама алды.