Кичә Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Римма Садыйкова мәктәп яшендәге балалар белән "Защитный амулет" дигән дәрес үткәрде.
Чара бердәмлек, уңай эмоциональ климат һәм аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Приют карамагындагы балалар үз куллары белән саклаучы амулет ясады.
Ахырда балалар психолог белән берлектә "Әти, Әни, Мин – иң яхшы гаилә!" дигән плакат ясады.