7 нче ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100-еллыгына багышланган “Русия - революциянең йөз еллыгыннан соң" дигән тарихи сәгать узды.
"1917 ел – Бөек иде" слайд-презентациясе Бөек Октябрь социалистик революциясенә багышланган бөтен вакыйгаларны күрсәтте. Катнашучылар башкаруында С. Маршакның "Җиденче ноябрь –календарьдә кызыл көн..", С. Михалковның "Партия – безнең әйдәүче” һ. б., шигырьләр яңгырады.
Чара барышында китапханәче 1917 ел вакыйгаларына тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләрнең карашларына күзәтү бирде.
Китапханәче “Октябрь революциясе – тарих битлеге” дигән китаплар күргәзмәсендә төп вакыйгалар белән җентекләп таныштырды.