Социаль яктан имин булмаган балалы гаиләләрне ачыклау системасын тормышка ашыру кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе профилактикалау системасы белән берлектә түгәрәк өстәл оештырды.
Чара Тукай муниципаль районы инглиз телен тирәнтен өйрәнү Шилнебаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Аның катнашучылары арасында 7-11 сыйныфы 24 укучысы булды.
Эшчәнлекнең максаты-балаларда гигиена һәм рухи мәдәният тәрбияләү.
Чара барышында "Шәфкать" үзәге психологы Ләйсән Насыйрова һәм Тукай үзәк район хастаханәсе хатын-кызлар консультациясе белгече Гүзәл Галиева чыгыш ясады.