Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Эрудиты" интеллектуаль түгәрәге актив эшли. Кичә"Планета" дип аталган чираттагы дәрес узды.
Яшүсмерләр сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган факторлар турында белде, табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиште.
"Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча чараларда, без, педагоглар иң төрле ысуллар һәм формалар кулланабыз, бу: дөрес туклану, физик йөкләнеш, начар гадәтләрдән баш тарту һәм дөрес мораль әзерлек", - ди "Эрудиты" түгәрәге җитәкчесе Ираида Мадиярова.