Бүген Зәй шәһәр китапханәсендә "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең юрисконсульты Г. Хузиахметова башкарма комитет юридик хезмәте, нотариус, суд приставы составында гражданнарны кабул итү үткәрде.
Әлеге чара балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында үткәрелде, ул ата-аналардан мәхрүм калган балаларның мәнфәгатьләрен яклау, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә консультация күрсәтүгә юнәлдерелгән.