Татарстанда минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республикада беренче тапкыр минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетына тигезләшә, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.

Татарстанда 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнә. 

Татарстанда минималь хезмәт хакы турында килешү бүген Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланды. Имзаларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион совет рәисе Александр Лаврентьев куйды.

Алексей Песошин 2017 ел ахырында минималь хезмәт хакы 9489 сум икәнен әйтеп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International