«Кар бабайга ярдәмгә» дигән Физкультура чарасы

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 «Шатлык» приюты педагоглары балаларны кайгыртучанлыкка,узара ярдәмләшүгә, шәфкатъле булырга өйрәтәләр. Менә бүген дә тәрбияләнүчеләр тәрбияче Волкова Д.И. җитәкчелегендә бу физкультура чарасы кысаларында “Кар бабайга ярдәмгә” ашыктылар.

 Чараның максаты: сюжет аша балаларның хәрәкәт активлыгын һәм эмоциональ кәефләрен арттыру. Бераз яи итеп алгач, балалар кышкы урманга «сәяхәт» калдылар, төрле биремнәрне  җиңделәр: «сукмак», «кар атышу», «кар тоннеле», «урынга хәтле йөгерү» комплекслы күнегүләр ясадылар. Аннан соң «болыт» сулыш алу күнегүе һәм фонетик күнекмәләр башкарылды. Бармаклар ярдәмендә кулларга гимнастика ясадылар.

Чара ахырында балалар шундый нәтиҗәгә килделәр,алар Кар бабайны коткару белән беррәттән үзләренә файда да алдылар, чөнки «спортны сөйген кеше сәламәт һәм күтәренке күңелле»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International