Татарстанда социаль ярдәм алучылар арасында мини-футбол турниры узачак

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәт алучылар арасында оештырыла торган мини-футбол турниры республикада икенче тапкыр оештырыла.

Быел проектта 10 команда, шул исәптән Коми, Удмуртия республикалары һәм КировТүбән Новгород өлкәләреннән дә катнашачаклар. Кече-футбол уены төрен пропагандалау максатыннан гамәлгә куела торган ярыш Яшел һәм Казанның психоневрология интернаты базасында үтәчәк. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, матчлар 24-25 июнь көннәрендә узачак.

Быел турнир футбол буенча дөнья чемпионаты көннәренә туры килә. Бу вакыйга уенчыларга стимул бирәчәк. Шулай ук турнирда катнашучылар саны да артты, узган ел алты команда гына катнашкан иде. Чараның географиясе дә киңәйде.

Турнир программасы 24 июньдә старт алачак. Спорт турниры бәйрәм программасы белән төгәлләнәчәк, ди оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International