"Кар" операциясе уңаеннан Апасның "Таң" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагоглары, волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче гражданнарга булышты.
Чараның максаты балаларда хезмәт сөючәнлек, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Яшүсмерләр аграр көллият базасында оештырылган волонтерлык хәрәкәтенең актив катнашучылары булып тора. Һава шартларының начар булуын исәпкә алып, аларның ярдәме бик файдалы булды.