Һөнәрләр дөньясына сәяхәт

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында яшь буынның булачак һөнәрләрен сайлаулага җитди игътибар бирелә.

Түбән Каманың  "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр "Вита" даруханәсендә булды һәм фармацевт эше белән таныштылар.

Даруханә - шәһәр халкын дәвалау һәм савыктыру өчен кирәкле дару чараларын сатып ала торган урын. Ә даруханәләрдә сатучыларны фармацевтлар, провизорлар дип атыйлар, бу бик җаваплы һөнәр. Төрле авырулар вакытында кешеләргә нинди дарулар ярдәм иткәнен - фармацевт белергә тиеш. Хаталану рөхсәт ителми, чөнки бу кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Балалар фармацевтларның һөнәрләре белән якыннан танышты.

Рецептсыз җибәрелә торган дарулар бар, шулай ук рецептлар буенча гына җибәрелә торган дарулар да бар. Нәрсә ул рецепт? Ул кемгә һәм ул кем белән бирелә?  Бу сорауларга балаларга даруханә хезмәткәрләре җентекләп җавап бирде.

Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә дә һөнәрләр белән актив таныштыралар. Шушы көннәрдә учреждениедә "Һөнәрләр иленә сәяхәт" дигән викторина уздырылды.

Уен формасында балалар һөнәрләр турында белемнәрен күрсәтте, шулай ук укытучы, табиб, полиция хезмәткәре, балта остасы һәм артист ролендә үзләрен сынап карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International