Менделеевскида вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

20 июнь көнне Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Бу көнне эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен түбәндәге оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре тәкъдим итәчәк: Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ИК-10 ФКУ ИК-10, "КАМАЗ" ҖАҖ кою һәм пресс-рам заводлары, "Болгарпиво" ААҖ, "СтафПромСервис" ҖЧҖ, "Драйлок Текнолоджиз" ҖЧҖ, "АЙДЖИЭС АГРО" ҖЧҖ, "ЕлАЗ" ҖБ ААҖ, "Апатит" АҖ балак филиалы ФосАгро компанияләре төркеме.

Ярминкәгә килүчеләр оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә корып, вакансияләр турында мәгълүмат ала алачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, 1 йорт ("Юность" район мәдәният йорты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International